Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьюс белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстан Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә зур эш башкара. "Күртән түгел без Перуда эш визиты белән булдык. Минем фикеремчә, шундый очрашуларсыз без багланышлар өчен яңа юнәлешләр таба алмас идек", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләренә Колумбия хезмәттәшләре белән эшне активлаштырырга йөкләде. Татарстанның иң эре предприятиеләре дә Латин Америкасы илләре белән бизнес-багланышларны киңәйтү ягында, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ассызылаганча, республика хөкүмәте Татарстан территориясендә Колумбия партнерларына проектларын гамәлгә ашыруда төрле яктан ярдәм итәчәк.
Сылтама:
http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125628
Комментарий юк