​Рөстәм Миңнеханов: Халык иң лаеклыларны сайлар дип өметләнәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 май иртәсендә беренче булып исәпләү участогына килеп, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашучылар өчен үз тавышын бирде.


Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 16.26.001 санлы исәпләү участогы ачылгач беренче тавыш бирүче Татарстан Президенты булды. Рөстәм Миңнеханов участок исәпләү комиссиясендә теркәлеп, ике – бермандатлы сайлау округы һәм федераль сайлау округы буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның исемнәре язылган бюллетеньнәрне тамгалау өчен чаршау артына узды. Әйтергә кирәк, мондагы бюллетеньнәрнең беренчесенә – сигез, икенчесенә кырыктан артык кандидатлыкка кандидатларның фамилияләре кергән. Алар барысы да сайлаучыларга таныш кешеләр, чөнки соңгы ике-өч айда очрашуларда, дебатларда чыгыш ясадылар, үзләре белән таныштырдылар.

– Быел без Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатларны билгеләүнең яңа формасын файдаланабыз. Халкыбыз иң лаеклыларны сайлар дип өметләнәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә.
 
Президент эзеннән үк диярлек шушы ук исәпләү участогына килгән сайлаучы кыз, ул үзен Динә Әшрапова дип таныштырды, республика җитәкчесе белән күрешүдән файдаланып, телефонына бергәләп «селфи» төшәргә рөхсәт сорады. «Кем иртә тора – шуның эше уңа, диләр. Мин дә һәрвакыт сайлауларга иртәдән йөрергә яратам, сайлаучы буларак бу җаваплы эшне иртән башкарып куйгач, көнне инде башка эшләргә багышларга да вакыт кала. Алдан тавыш бирүгә килгәнче, интернеттан бөтен кандидатлыкка кандидатлар турында мәгълүматларны укып, өйрәнеп чыктым, шуңа күрә кемнәр өчен тавыш бирәчәгемне белдем – унлап кешене тамгаладым», – дип сөйләде Республика җир кадастрасы үзәге башкарма директоры булып эшләүче егерме биш яшьлек Динә Әшрәпова.

Мәгълүм булганча, 22 май – Бердәм алдан тавыш бирү көнендә бөтен Россия буенча халык «Бердәм Россия» партиясенең быел көз – 18 сентябрьдә узачак депутатлар сайлауларында катнашачак кандидатлар өчен тавыш бирә. Исәпләү участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды, һәм алар кичке 8гә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә исә депутатлыкка кандидатлар рейтингы төзеләчәк. Россия күләмендә барлыгы 3 меңгә якын кандидатлыкка кандидат теркәлсә, Татарстанда алар – 58. Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының 450 депутат кәнәфие өчен исә быел ундүрт партия көрәшәчәк.
 
Казанның әлеге 16.26.001 санлы исәпләү участогында тавыш биргән Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республикада алдан тавыш бирүгә җитди әзерлек алып барылды. «Кандидатлыкка кандидатлар бик күп очрашулар үткәрде. Монда интернет, телевидение мөмкинлекләре дә ярдәм итте. Шәхсән миндә бөтен кандидатлар да уңай тәэсирләр калдырды. Башка партияләрдән аермалы буларак, «Бердәм Россия» партиясе генә үз мәйданы аша илнең язмышына битараф булмаган кешеләргә социаль-икътисади үсешкә өлеш кертергә юл ачты. Шунысы бар: бу юлы алдан тавыш бирүдә сайлаучыларның 15 процентының катнашуы җитә, дөньякүләм тәҗрибә шундый. Шулай итеп, Татарстанга 444 мең данә генә бюллетеньнәр бүленде. Әмма безнең сайлаучылар гомер-гомергә активлык күрсәтте, исәпләү участокларына килүчеләр күбрәк булачак дип уйлыйм. Иртәнге сәгать 8дә барлык участоклар да эшен башлады, кешеләр тавыш бирергә агыла, безнең халык киләчәккә битараф түгел», – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашуда.
 
16.26.001нчы санлы исәпләү участогы комиссиясе рәисе Эльмира Мәҗитова сүзләренчә, бу участокка, әйтик, 697 бюллетень тәкъдим ителгән, беренче сәгатьтә үк йөздән артык кеше тавыш бирергә өлгергән. Исәпләү участоклары кичке 8гә кадәр эшләячәк, бюллетеньнәр калмаган очракта, килгән сайлаучыларга рәхмәт әйтеп, аларны 18 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга чакырып калачаклар.

http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3349
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3456
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3133
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5894
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4553
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек