Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортын ачты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында 300 урынга исәпләнгән Мәдәният йортын ачуда катнашты.

Әгерҗенең Завод урамында калкып чыккан яңа объект татар шагыйре, драматург һәм композитор Ләбиб Айтуганов исемен йөртә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов әгерҗелеләрне шәһәр өчен мөһим булган вакыйга белән котлады, клуб - һәрбер торак пунктта булырга тиешле объектларның берсе, дип билгеләп үтте.

“Без бүген сезнең белән бергә шатланабыз, - диде Татарстан Президенты. - Сездә шундый шәп учреждение ачыла: авыл клубы һәм спорт залы - барысы бергә. Авылда тормыш шәһәрдәгедән начаррак булмаска тиеш. Бүген без республикада 30лап максатчан программа гамәлгә ашырабыз, аларның күпчелеге авылга ярдәм итүгә, авыл кешеләренең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән”.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы рәсми затлар биредә яңа Мәдәният йортын һәм “Яшьлек” ял скверын карап чыктылар.

чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар