Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, бүген 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Александр Сладковскийга "Дуслык" орденын тапшырды. ТР Президенты белән очрашуда пианист Денис Мацуев та катнашты, ул Казанга "Денис Мацуев дуслары янында" фестиваленә килгән.

Денис Мацуев журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, бүген бик мөһим вакыйга булган. "Александр Сладковский 5 ел эшләгән дәвердә оркестрдан уникаль коллектив оештырды, алмаздан бриллиант ясады. Мин бүген Казанда аның белән  булуыма бик шатмын. Симфоник оркестр белән бергә аның туган көнен сәхнәдә билгеләп үтәчәкбез. Күптән түгел Мәскәүдә минем түгәрәк датаны үткәрдек һәм менә хәзер мин биредә, иптәшемне туган көне белән котламый кала алмадым. Татарстан Президенты безгә бик күп җылы сүзләр әйтте. Бу безнең өчен бик зур мәртәбә, чөнки мин дә бу вакыйгада катнаштым. Мин әлеге еллар дәверендә оркестр белән бергә булуыма горурланам. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Александр Сладковскийны беренче күрүгә үк аңарда башкаларда булмаган экспрессия, чын дирижерлык "химиясе" булганны аңлаган. Татарстан Президенты музыкант булмаса да, аның Татарстан оркестрына кирәкле кеше булуын тоемлаган. Бу оркестрда эшләгән 5 елда аның турында дөньяның күп илләрендә беләләр, без бик күп кызыклы программалар эшләдек һәм тиздән Европаның иң танылган залларында чыгыш ясаячакбыз", - диде Денис Мацуев.

Александр Сладковский сүзләренчә, ул ел саен туган көнен сәхнәдә традиция буенча үткәрми, ә шулай килеп кенә чыга икән.

"Бүген минем өчен дә, оркестр өчен дә туган көн гадәти генә түгел, чөнки икебезгә дә 50. Бу фактны игътибарсыз калдырырга ярамый. Туган көнеңне яраткан гаилә, мин оркестрны күз алдында тотам, якын дустым, яраткан иҗади партнерым һәм Петр Чайковскийның илаһи музыкасы белән үткәрүдән дә яхшырак ни бар. Мин моңардан яхшырак бүләкне көтмәдем дә. ТР Президенты кулыннан бүләк алу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин яңгыравыклы сүзләр яратмыйм, әмма бу чыннан да зур мәртәбә, минем өчен генә түгел, безнең коллектив, барлык мәдәният эшлеклеләре өчен дә. Мин бу бүләк өчен бик рәхмәтле һәм ул һәрчак минем өчен кадерле булачак", - диде Александр Сладковский.

Искәртеп узабыз: "Дуслык" ордены 2015 елда гамәлгә кертелгән иде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114759/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар