Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда FordSollers двигательләр заводын эшләтеп җибәрде

3 сентябрь көнне «Алабуга» махсус икътисадый зонасында (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшләтеп җибәрелде.
FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.FordSollers двигательләр заводы – чит ил маркасы җиңел двигательләрен җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30%ы тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, тора-бара куәт 200 меңгә җиткереләчәк.
Инвестицияләр күләме 275 миллион доллар, заводта 200 эш урыны булдырылган. FordSollers беренче вице-президент Адиль Ширинов сүзләренчә, завод хезмәткәрләренең 95 проценты Алабуга һәм Чаллыда яши.
Двигательләр өчен төп тәшкилиятләр (цилиндр блогы, буынлы вал, блок башы) «Заволжский моторный завод» ААҖ һәм «Группа ГАЗ» Россия компанияләре тарафыннан китереп торылачак. Кабызып җибәрү шәмнәрен – Bosh Россия заводы, мотор маен «Лукойл» китереп торачак.
Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы өчен предприятие буйлап экскурсия уздырдылар. Кунаклар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы әһәмиятле дип атады. «Бүген автомобиль сәнәгате өчен иң яхшы вакыт булмавы аңлашыла, әмма һәр кризистан соң күтәрелеш була. FordSollers компаниясе республика территориясендә 5 модель заманча автомобиль җитештерә инде, ә бүген без двигательләр җитештерүне эшләтеп җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Алабуга» МИЗда FordSollers үсешенә мин шатмын, монда җитештерелә торган конкуренциягә сәләтле продуктлар базарда үз урынын табар дип ышанам. Ә без үз ягыбыздан җитештерү өчен иң яхшы шартлар тудырачакбыз», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген раслаучы күрсәткеч, шул ук вакытта бу – инвесторларның, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең уртак хезмәте нәтиҗәсе дә.
FordSollers президенты Марк Овенден Рөстәм Миңнехановка һәм Александр Морозовка проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү уңаеннан Рөстәм Миңнеханов һәм Марк Овенден символик электр кабелен тоташтырдылар, аннан соң мәртәбәле кунаклар истәлек сертификатына имза салдылар.
сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126718
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.