Роза Сябитова Беренче каналда татар биюен биеп күрсәтте (ВИДЕО)

Русиянең иң танылган димчесе Роза Сябитова Беренче каналда чыга торган “Без страховки” телетамашасында татар биюе башкарды. Шоуның ярымфиналында җиңелгәннән соң, Роза проекттан китәргә тиеш иде, тик аны калдырдылар.
Розаның ярымфиналга җитүе дә шактый зур батырлык саналды – чөнки ул бер биремне үтәгәндә аягын имгәтте. Шуңа да карамастан, ярымфиналга җитте, тик финалга узарга баллары җитмичә, төшеп калды. Шулай да ярышның хөкемдарлары Сябитовага финалда мәртәбәле кунак буларак чыгыш ясарга рөхсәт итте.

«Проект кагыйдәләре буенча Роза китәргә тиеш иде. Әлбәттә, бөтенесе дә аның калуын теләде, һәм ул калды да! Аны калдырып дөрес эшләделәр! Ул бит берүзе генә килмәде, аның артында бөтен татар халкы тора!”, - дип игълан итте алып баручы Яна Чурикова.
 
Биюне “Ильдан” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәнят хезмәткәре Рәдиф Яваев куйган.
 
Роза Сябитованың “Без страховки” тамашасында катнашуы искитәрлек вакыйга булды. 53 яшьлек Роза тамаша мәйданында кеше ышанмаслык әйберләр ясап күрсәтте, кыюлыгы белән жюри әгъзаларын да, тамашачыны да шаккаттырды. Батутта чыгыш ясарга әзерләнгәндә ялгыш килеп төшеп, аягын имгәтте. Шунда да Роза туктап калмады, “шоудан китмим”, - дип, ярышта калды. Башкалар чыгыш ясаганда гипслы аягы белән, култык таякларына таянган килеш тамаша уза торган мәйданчыка килеп йөрде. Аягы төзәлгәч, янәдән сафка кайтты. Тик ярымфиналдан ары уза алмады.

 

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3342
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3448
    0
    31
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3127
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5890
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4547
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек