Логотип
Яңалыклар

Россиядә "Сәләт" кебек проектлар юк!

Бу фикерне "Сәләт" V Халыкара яшьләр уку-укыту форумының ачылыш тантанасында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Яшьләрне сәламләргә Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.


Быел "Сәләт" форумы "Сәләт" аланнарында ял итүчеләр белән беррәттән, мәктәп укучылары, студентлар, гомумән алганда, биш мең кешене берләштерә. Чара катнашучылары арасында Татарстан яшьләре генә түгел, Россия төбәкләре, хәтта чит илдән килгәннәр дә шактый.



– Егерме ел элек "сәләт"леләр бу мәйданда беренче тапкыр очрашты. Елдан-ел биредә тагын да кызыклырак була. Мин Россиянең башка төбәкләрендә шушындый ук белем бирү проектлары бардыр, дип уйламыйм. "Сәләт" – ул безнең киләчәгебез, – дип сәламләде яшьләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез: быел "Сәләт" халыкара форумы үзенең кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, чара дәвамында инде традициягә кергән спорт ярышлары, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены, гала-концерттан кала, яңа төр белем бирү программалары, проектлар да каралган. Мисал өчен, быелгы форум әйләнә-тирәне саклауга багышлана. Шул сәбәпле, масштаблы чараны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт эшләре министрлыгы белән беррәттән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы әзерли.

 



"Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә" дип аталган шигарьнең форумга сайлап алынуы да тикмәгә түгел. Әгәр кечерәк мәктәп укучыларына экологик белем бирсәләр, ә олырак яшьтәгеләрне әйләнә тирә-юньне саклауда булышырга чакырырга телиләр. Форум дәвамында мобиль экологик йорт та эшли. Заманча ысуллар ярдәмендә булдырылган бу йорт яшьләргә экологиянең безнең тормышыбызда никадәр әһәмиятле икәнлеген күрсәтәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, егерме ел эчендә "Сәләт"тә куелган максатларның барысына да ирешелгән. Креатив яшьләр биредә четерекле проблемалар буенча олыларча фикер йөртәләр, ди ул.

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

http://intertat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар