Логотип
Яңалыклар

Россия регионнары үзмәшгульләргә салым керту буенча Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксына

Россия регионнары үзмәшгуль гражданнарның профессиональ табышына салым салу тәҗрибәсе белән уртаклашуны сорап Татарстанга соңгы вакытта еш мөрәҗәгать итә башлады. Моның белән Кырым Республикасы кызыксынды.

 

Россия регионнары үзмәшгуль гражданнарның профессиональ табышына салым салу тәҗрибәсе белән уртаклашуны сорап Татарстанга соңгы вакытта еш мөрәҗәгать итә башлады. Моның белән Кырым Республикасы кызыксынды. Түбән Новгород һәм Тула өлкәләре дә шундый ук сорау белән чыктылар. Бу хакта Россия салым хезмәте Федераль идарәсенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Галина Шацило хәбәр итте:

Регионнар бу мәсьәлә белән чын-чынлап кызыксына, – диде ул. – Цифрлар сорыйлар. Бу мәсьәләне нинди юллар белән чишүебезне аңларга телиләр. Нәтиҗәсе бармы-юкмы икәнен белешәләр. Безгә инде бу сораулар белән Түбән Новгород өлкәсе язды, Кырым Республикасы һәм Тула өлкәсе мөрәҗәгать итте.

 

Россия регионнары 2020 елдан үзмәшгульләргә салым кертү режимын җайга салырга әзерләнә диде ул.

 

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар