Әлеге чара Казан Үзәк стадионында узды, анда шулай ук Антимонополия федераль хезмәте җитәкчесе, регби буенча Россия федерациясе Попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.
Искәртеп үтик, регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабында Россия җыелмасы җиңүче булды.
Финал матчында Россия кызлары инглиз регбичы кызларына каршы торды. Матч 25:0 исәбендә Россия командасы җиңүе белән төгәлләнде.
Белешмә өчен: Регби-7 буенча Россия чемпионаты хатын-кызлар арасында Казанда Үзәк стадионда 8 - 9 июль көннәрендә узды. Турнирга 12 илдән: Россия, Нидерландлар, Швеция, Польша, Англия, Ирландия, Франция, Португалия, Италия, Испания, Бельгия һәм Уэльс җыелма командаларында 180нән артык спортчы килде.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк