Логотип
Яңалыклар

Россия көне уңаеннан Горький паркында халыклар дуслыгы парады узды

Парадта катнашучылар, халык җырларын тыңлап, паркка керү юлыннан сәхнәгә кадәр барды.
 

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Бүген Казанның Горький паркында Россия көнен бәйрәм итү халыклар дуслыгы парады белән ачылды. Анда руслар, чувашлар, белоруслар һәм илдә яшәүче башка халыклар катнашты.

Парадта катнашучылар халык җырлары астында паркка керү юлыннан сәхнәгә кадәр бардылар. Анда студент отрядлары вәкилләре өченче хезмәт семестрына юлламалар тапшыруны көтте.

Җыелган кунакларны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сәламләде. “Бай, матур, үзенчәлекле, төрле кешеләр яшәүче илебез белән горурланыйк. Бәйрәм белән сезне, барысы да яхшы булсын”, - диде ул. “Традиция буларак, мин студент отрядларына юлламалар тапшырырга тиеш”, дип өстәде.

Кунакларны “Салам” борынгы җырлар Чуваш халык ансамбле катнашучылары да котлады. “Дус булып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, җырлап-биеп һәм тормышка шатланып яшик”, - дип теләде җырчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар