Мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча узачак Европа чемпионатында быел Россия данын якларга Кайбыч укучылары барачак.
Әлеге чемпионат Клермон-Ферран шәһәрендә (Франция) 16-21 июнь көннәрендә узачак. Чемпионатта катнашучыларга куелган төп таләп: команданың һәр әгъзасы бер үк мәктәптә белем алырга тиеш. Кайбыч командасы бу яктан бик туры килә.
Кайбычтан, дөресрәге Р. Кәлимуллин исемендәге Борындык тугызьеллык мәктәбеннән әлеге Чемпионатта катнашырга ике кыз, ике малай барачак. Алар дүртесе дә 2003-2004 елларда туганнар. Ярышка аларны Борындык мәктәбенең физкультура укытучысы, Россия мәгарифенең Почетлы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Хәмзә Юнысов әзерли. «Хәзер тренировкаларны көнгә ике тапкыр үткәрәбез, – ди ул. – Бу ярыш, әлбәттә, безнең өчен башкалардан аерылачак. Җаваплылык бик зур».
Борындык мәктәбендә, кызганычка каршы, заманча спортзал юк. Тренировкалары актлар залыннан үзгәртелеп ясалган спортзалда гына уза. Бадминточылар: «Волан түбәгә тия», – дип зарланалар. Әмма аларның менә дигән укытучы-тренерлары – Хәмзә абыйлары бар!
Уңышлар телибез аларга!
Комментарий юк