Россия банкы «Казанда 2015 елда Спортның су төрләре XVI чемпионаты» на багышлап өч сумлык тәңкәне әйләнешкә чыгара.
Тәңкәнең диаметры 39,0 мм. Тәңкәнең тиражы – 5 мең берәмлек, дип белдерә банк матбугат хезмәте. Россия Федерациясе территориясендә өч сумлык тәңкә түләү өчен законлы чара һәм бернинди чикләүләрсез номинал буенча кабул ителергә тиеш.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111512/
Комментарий юк