Логотип
Яңалыклар

Режиссер Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, республикакүләм премия булдырылган

 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимир Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, сәнгать әһелләре һәм Марсель Сәлимҗанов шәхесен, иҗатын ихтирам итүчеләр килгән иде.

Тамаша Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле музыкасына бию белән башланып китте. Шуннан соң сәхнәдә режиссерда укырга өлгермәгән, әмма аның турында күбрәк белергә теләгән яшь артистлар күренде. Аларның сорауларына мәрхүм режиссер белән озак еллар дәвамында бергә эшләгән өлкән буын артистлар җавап бирде, хатирәләрен уртаклашты. Марсель ага исә боларның барысын да экраннан "карап-күзәтеп» торды, вакыт-вакыт үзе дә видеоэкраннар аша әңгәмәгә «кушылгалады».

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Марсель Сәлимҗанов хакында җылы сүзләр генә әйтте. «Шушы көннәрдә Марсель үзенең 80 яшен тутырыр иде, кызганыч, иртә китеп барды. Соңгы елларда булган үзгәрешләрне, алга китешне күреп, безнең хезмәт, минем хезмәт, театрымның өлеше монда нинди зур икән дип, сөенер иде. Марсель, тыныч йокла, без синең ышанычларны акларга тырышып яшибез, эшлибез, сине сагынабыз... Ул даһи иде", - диде ул Марсель Сәлимҗанов турында.

М.Шәймиев мәрхүм режиссерның тормыш иптәше Гөлнар ханымга мөрәҗәгать итеп: «Сезгә рәхмәт. Сез аның өчен яшәдегез, аныңча яшәдегез», - диде.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган республикакүләм премия хакындагы Указны укып китте. Әлеге документ нигезендә, премия ике елга бер тапкыр 200әр мең сум күләмендә 3 кешегә тапшырылачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов хакында фикерләрен журналистлар белән очрашуда җиткерде. «Без аның белән күршеләр булып яшәдек, гаилә дуслары идек, балыкка бергә йөрдек. Миңа аның белән сәхнәдә генә түгел, гади тормышта да аралашырга туры килде. Ул бик бай күңелле кеше иде. Марсель Сәлимҗанов сәхнәгә куйган бер генә спектакльне дә мин башка режиссерлар куелышында кабул итә алмыйм. Минем беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма аның кебек гармониялек башкаларда юк», - диде ул.

Кичә тәмамланганда залда утыручылар барлык буыннарның яраткан режиссеры - Марсель Сәлимҗановны басып алкышладылар.

сылтама: http://shaimiev.tatarstan.ru/tat/news/view/88775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар