Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Сайлау участокларына ишекләр иртәнге җидедән ачык. Казанда сайлау участокларына килүчеләрне агитбригадалар каршы ала.
Бәйрәм атмосферасын тагын да ямьләү максатыннан шәһәр администрациясе агитбригадалар оештырды. Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты директоры Ленар Шакиров сүзләренчә, агитбригада булдыру идеясе узган ел ук туган.
Быел март аенда узган Россия Президенты сайлауларында үз эшчәнлекләрен башлап җибәргәннәр һәм ул бик уңышлы тәҗрибә булган. Бер төркем артистлар ретроавтомобильгә утырып Казанның төрле районнарына барып концерт куя.
– Безнең агитбригада Казанның барлык мәдәният йортлары көче белән булдырылды, – ди агитбригада җитәкчесе Ленар Шакиров. – Бригадабызда төрле коллективлардан артистлар җыелды. «Шарм»нан биючеләр, җырчы Радик Шәрибҗанов, алып баручы Дмитрий Черных, «Сәйдәш» мәдәни үзәгеннән баянчы, инструменталь трио. Ретроавтомобильгә утырып чыгып киттек. Казанның дүрт районында ярты сәгатьлек концертлар бирәчәкбез. Алып баручыбыз Казанның мәдәният йортлары турындагы хатирәләр белән уртаклаша. Безне бик яратып каршы алалар. Хәзерге вакытта Яңа Савин районында без. Сайлау участогына әлеге генә Салават Зәкиевич килде. Ул да, туктап, безнең концертны карап торды. Зур артистның игътибарын җәлеп иткәнбез икән, димәк, идеябез начар түгел. Без сайлауга килгән һәр кешене ял да иттереп җибәрергә тырышабыз. Музыка, җыр-бию күңелләрне күтәреп җибәрә ул.
Сайлау участоклары бүген кичке сигезгә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк