Бу юлы Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында бер көн Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрына багышланды.
Республиканың театр әһелләре союзының 150 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» театраль марафоны уза. Аның кысаларында республиканың төрле театрлары Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортына килеп, көне буена төрле чаралар үткәрә, спектакльләрен тәкъдим итә.
Чаллы Татар дәүләт драма театры көнендә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловтан актерлык осталыгы буенча мастер-класс һәм уен тренингы узды. Актер Инсаф Һидиятуллин «Булганнан бар да була» мастер-классы үткәрде. Театр артистлары – Татарстанның атказанган артисты Разил Фәхертдинов, Инсаф Һидиятуллин, Алинә Мөхлисова һәм Алсу Сәгыйдуллина белән иҗади очрашу узды. Аннары татар театрының 120 еллыгына һәм Россия Федерациясе театр эшлеклеләре союзының 150 еллыгына багышланган «Уйна да көл, җавабын бел» интеллектуаль викторинасы узды.
Көн «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Спектакльгә Салих Сәйдәшевнең оныгы – Валерий Альфредович Сәйдәшев тә килде.
23 октябрьдә «Чикләрсез сәхнә» марафонының кунагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк