Логотип
Яңалыклар

​Республикада коры үлән яну очраклары ешайган



Соңгы елларда  республикада куәтле урман  янгыннары булмаган.  Быел  янгынга каршы сезон 15 апрельдән үк башланды. 27 апрельдә «урман утырту» акциясе уза. Ул көнне Казан янындагы өч мәйданда һәм башка районнарда күпләп агач утыртырга чыгачаклар. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган  брифингта республиканың урман хуҗалыгы министры  Равиль Кузюров хәбәр итте.  

Урманнарга кызыл әтәч куну буенча вазгыять республикада тотрыклы.  Әмма быел  коры үлән яну буенча очраклар ешайган. Узган ел 137 очрак теркәлсә, быел инде бу сан 282 гә җиткән.  Урман хезмәткәрләре май бәйрәмнәренә аеруча әзерлектә тора. Чөнки  ял көннәрендә табигатькә чыгучылар бермәбер арта.  «Урман буенда ит кыздыру тыела», – дип белдерде министр.  Әлеге кагыйдәне санга сукмаганнар штрафка тартылачак. 

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бергә, Татарстанда урман культурасы сезоны башланды.  Быел урман тергезү эшләре «Урман саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла. Узган ел  республикада  2379 гектар мәйданда урман тергезү эшләре башкарылган. Быел да шул ук күләмдә эшләргә ниятлиләр.  

27 апрельдә  «Урман утырту көне» акциясе узачак. Традиция буенча, республиканың барлык районнарында яңа урманнар утыртылачак.  Бу максатларга  министрлык 2,8 млн. данә үсенте әзерләгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар