Республика халкы өстенлекне кайсы партиягә биргән? Экзитпол нәтиҗәләре
«КНИИТУ»ның «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире Тузиков Андрей бүгенге сайлауларның экзитпол нәтиҗәләрен атады. Экзитпол – рәсми нәтиҗәләр түгел, сайлауга килгән халыктан кемнәргә тавыш бирүен сораштырып ясалган якынча күзаллау гына. Әлеге сораштыру Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында уздырылган.
Бүгенге экзитпол нәтиҗәләре буенча сораштыручыларның күбесенең «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүе ачыкланган – 69.9%.
КПРФ өчен тавыш бирүчеләр – 12,7%.
ЛДПР – 4,7%.
«Гадел Россия» – 4,3%.
«Россия коммунистлары» – 3,8%.
«Пенсионерлар партиясе» – 2,5%
«Партия роста» – 2,1% тавыш җыйган.
Узган сайлаулар белән чагыштырганда «Бердәм Россия» өчен бирелгән тавышларның бераз кимүе күзәтелә. Андрей Римович моны пенсиягә чыгу яшенең арттырылуы һәм НДСның үсүе белән аңлата. «КПРФ»ка, киресенчә, тавыш бирүчеләр саны бераз арткан. «Халыкны борчыган мәсьәләләрдән беренче урында пенсия реформасы да, чүп яндыру заводы төзелү дә түгел, ә бәяләрнең үсүе һәм мәшгульлек мәсьәләсе. Яңа сайланган депутатларга моны истә тотарга туры киләчәк», – дип белдерде Андрей Тузиков.
Тагын бер кат искәртәбез: экзитпол нәтиҗәләре рәсми түгел һәм, гадәттә, ул рәсми нәтиҗәләр белән тәңгәл килми.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
- Сайлау көнне татарстанлылар арасында дүрт айфон һәм 100 мең сум акча уйнатылачак
- Марсель Габдрахманов: «Сайлау участокларындагы күзәтүчеләр саны сер булып калсын»
- “Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде.
- Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
- Татарстан яшьләренең үз парламенты
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.