Логотип
Яңалыклар

Рәис бүләге

Иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар гражданлык җәмгыяте институтын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итә ала.

 Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева матбугат очрашуында әйткәнчә, кандидатларны ил территориясендә теркәү узган коммерцияле булмаган оешмалар, республика органнары каршындагы иҗтимагый советлар күрсәтә ала. 

 

Премияне тапшыру республикада 2015 елдан бирле гамәлдә. Шул вакыт эчендә 755 гариза килгән. 65 җиңүче билгеләнгән. Аларның 26 сы аерым кешеләр, 39 ы коммерцияле булмаган оешмалар. «Премиягә дәгъва итүдә конкуренция зур. Нәтиҗәле эшләгән, ныклы эшчәнлек алып барган, иң мөһиме – кешеләргә аеруча нык ярдәм иткәннәргә өстенлек бирелә. Адреслы аудиторияләренә ярдәм ничек оештырылган, нинди проблемалар хәл ителгән барысын да карыйбыз», – диде Зилә Вәлиева.


Премияне беренчеләрдән булып Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов алган. «Алга барырга өчен бер этәргеч», – дип белдерде ул. Премияне алганнар аны үз эшчәнлекләрен тагын да җәелдерер өчен тота. Быел бүләкләү суммасы да арткан. Җиңү яулаган аерым кешеләргә – 500 мең, оешмаларга 800 мең сум биреләчәк. 

Гаризаларны 23 сентябрьгә кадәр Иҗтимагый палатага җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар