Логотип
Яңалыклар

​Раиф Кәримулла - үзебезнеке!

Бүген иртүк редакциябезгә сөенечле хәбәр килеп иреште. «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыяте тарафыннан әбунәчеләр арасында  газета-журналларга язылу буенча оештырылган конкурста төп призны – телевизорны Зиннәтуллин Раиф Кәримуллович откан!

Үзебезнең кеше! Мәгариф, укытучылар дөньясыннан ул. Раиф әфәнде әле Чаллыдагы атаклы Гали Акыш исемендәге татар гимназиясе директоры булып эшләгән елларында да, эшен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында дәвам иткәндә дә, бүген шәһәр мәгариф идарәсендә хезмәт куйганда да – кайда да милләткә, туган телебезгә, халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче милләтпәрвәр булуы белән аерылып тора. Гади, гыйлемле, укымышлы, укучыларга һәм укытучыларга, ата-аналарга ихтирамлы һәм игътибарлы Раиф Кәримулла улын котлыйбыз! Газета-журналларыбыз җаваплы эшендә булышчы, киңәшче булсын, яңадан-яңа башлангычларга илһам бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар