Логотип
Яңалыклар

Радмир Беляев: Түбән Камада сайлауларда катнашу 62 процент тәшкил итте

Татарстанның Түбән Кама муниципаль районында сайлаулар оешкан төстә уза. Сайлау участокларында хокук бозу очраклары ачыкланмаган, халык өчен тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Түбән Камада сайлауларда югары катнашу күптәнге традициягә әверелгән. «Мондый традициягә 60 ел элек шәһәребезнең беренче төзүчеләре нигез салган. Бу җаваплылык, битараф булмау хисе киләсе буыннарга да күчә. Түбән Кама халкы һәрвакыт үзенең гражданлык бурычына җаваплы карый. Бүген дә без моны күрәбез», – диде Радмир Беляев.

Ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама шәһәрендә сайлаучыларның 62 проценты, ә районның авыл җирлекләрендә 71 проценты тавыш биргән. Быел Түбән Камада беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны – 3 030 кеше. Районда барлыгы 117 сайлау участогы эшли: 84е – шәһәрдә, 33е – авыл җирлекләрендә. Сайлаучылар исемлегендә 194 803 кеше теркәлгән.

Радмир Беляев өйдә тавыш бирү мөмкинлегенең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Бу мөмкинлектән өлкән яшьтәге кешеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм төрле сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр файдалана ала. Сайлау комиссиясе әгъзалары андый сайлаучыларның өйләренә барып тавыш бирүне оештыра.

Өйдә тавыш бирүчеләр арасында Түбән Каманың мактаулы гражданнары, шәһәрнең беренче төзүчеләре Иван Коршин һәм аның тормыш иптәше Анна Коршина да бар. Иван Васильевичка – 91, Анна Прохоровнага 90 яшь. Алар бергә 67 ел яши һәм, сүзләренә караганда, бу еллар эчендә бер генә сайлауда да катнашмый калмаган.
Түбән Камада махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар да сайлауларда актив катнаша.

Сайлаулар кысаларында Түбән Камада муниципаль бүләкләр уйнату акциясе дә оештырылган. Конкурс республика күләмендәге «Бөтен гаилә белән – сайлауга» акциясе үрнәгендә үткәрелә. Көн саен 100дән артык кыйммәтле бүләк уйнатыла. Җиңүчеләр яшьләр үзәгендә ясалма интеллект ярдәмендә билгеләнә. Алар арасында көнкүреш техникасы һәм электроника да бар. Мәсәлән, бүләкләрнең берсе – Түбән Камада җитештерелә торган суыткыч.

Беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә аерым игътибар бирелә. Алар өчен сайлау участокларында бүләкләр, кино һәм театрларга, хоккей, футбол матчларына һәм шәһәрдәге башка чараларга билетлар әзерләнгән.

Сайлау участокларында Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган мәдәни программа да оештырылган. Кичә шулай ук күрше район белән берлектә зур бәйрәм ярминкәсе уздырылган. Анда ике районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлары үз продукциясен тәкъдим иткән. Түбән Кама халкы экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясен актив сатып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар