Логотип
Яңалыклар

Радик Юльякшин юл һәлакәтенә эләккән

“Безне Уфа ничек каршы алдымы? Шәһәргә килеп керүгә үк, Үзәк базар яныннан барырга уйладык. Светофорга туктадык, шул вакыт берәү арттан килеп бәрелә... Юк урында килеп чыккан нәрсә!”- дип сөйләде үзенең социаль битенә язылучыларга җырчы Радик Юльякшин. Һәлакәт урынына дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән, дип яза ufa1.ru порталы.

Җырчының машинасы әллә ни зыян күрмәгән, бераз гына бамперы бөгелгән.

Һәлакәттә гаепле булучы исә аңа, шаярып – сезнең белән танышасым килде, шуңа машина артыннан килеп кердем, дип белдергән.

чыганак: http://www.tatar-inform.tatar/news/2017/10/14/150304/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар