«Татмедиа» оештырган «Территория добра – Язылу бүләк ит!» акциясе тулы куәтенә дәвам итә. Республикабызның дәрәҗәле, танылган шәхесләре, җитәкчеләре, гап-гади кешеләр дә әлеге акциядә катнашып, үзләренең туганнарын, мәктәпләрен, авыл китапханәләрен, картлар һәм ятимнәр йортларын, аз керемле мохтаҗ гаиләләрне, күп балалы аналарны «Татмедиа»ның газета-журналларына яздыра ала. Шул рәвешчә, халыкта уку культурасын кабат торгызу, бер-береңә ярдәм итү кебек игелекле эшләргә дәртләнлерү, юмартлык күрсәтү пропагандасы алга сөрелә. Быел бу изге гамәл изге айга – Рамазанга да туры килде, димәк, кылган гамәлләр аерата саваплы. Бүгенге абунәчебез – Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Җиһаншин Хәйдәр Гарәпшә улы, мәсәлән, Саба районының картлар йортына «Сөембикә» журналын яздырды. Әнисенең «Сөембикә» журналын күптәннән яратып укуын, вакыты булганда, үзе дә караштырып чыгарга яратуын яшермәде. «Кемгә генә тәкъдим итсәң дә, яратып укырлык журналыбыз ул безнең», – диде Хәйдәр әфәнде.
Комментарий юк