"Folklorica" журналы Мамадышта яшәүче керәшеннәр турында яза

Америкада нәшер ителә торган "Folklorica" журналында Мамадышта яшәүче керешәннәрнең халык музыкасына багышланган фәнни мәкалә басылып чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия фольклор берләшмәсе, Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмова хәбәр итте.

“Татар музыкаль фольклорын дөнья күләмендә таныту - күпкырлы эшчәнлегемнең җитди бер тармагы булып тора, ди Эльмира Каюмова. -Төрле Халыкара оешмаларның әгъзасы буларак шул максатны күздә тотам. Күптән түгел Америкадан посылка килеп җитте. Анда инглиз телендә чыга торган "Folklorica" журналы һәм эчендә минем фәнни мәкаләм.

SEEFA берләшмәсенең (Славян, Көнчыгыш Европа һәм Евразия фольклоры ассоцияциясенең) махсус журналы бар. Ул елага 1 тапкыр басылып килә. Редакциясе Кентукки университетында урнашкан. ХХ нче санында минем Мамадыш керәшеннәренең халык музыкасына багышланган материалым дөнья күрде. Ул 2013 елгы экспедиция нәтиҗәләре буенча язылган. Эчтәлегендә кызыклы ноталы үрнәкләр (мәҗлес көе, Нардуган көе, иман җыруы), җыр текстлары, фоторәсемнәр бар. Башка илләрдә фәнни хезмәтне бастыру - катлаулы процесс. Мәкаләне җибәргәч тә, аңа өстәмәләр кертергә туры килде, чөнки чит ил укучылары, галимнәре безнең мәдәният белән бик таныш түгел. Шуңа күрә, мәсәлән, Сабантуй, Нардуган турында киңрәк аңлатмалар соралды”.

Эльмира ханым чит ил редакциясе белән хезмәттәшлектән канәгать калган. “Эшләү стиленә төгәллек, җитдилек һәм җитезлек хас. Миннән ризалык алмыйча, бернинди үзгәртүләр кертмәгәннәр иде. Бу - авторга карата хөрмәт һәм профессиональлек билгесе. Аларны безнең кайбер җирле редакторларга үрнәк итеп китерер идем. Үзләренчә төзәткән булып, минем белән киңәшмичә, хезмәтләремә хаталар кертүчеләр булды! Музыка белгече булсам да, халык мәдәниятенә комплекслы итеп карыйм. Экспедиция вакытында авыл тарихы, йолалар, сынлы сәнгать үрнәкләренә дә игътибар итәм. Мамадыш ягы керәшеннәрдә борынгы этник киемнәре әле дә сакланган. Җыеп алган материаллары белән чит ил галимнәрне дә таныштырасым килде”, ди фольклорчы галимә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.