Принц хыянәт итте

Ел гаугадан башланды. Иран Гыйрактагы Америка базасына һөҗүм итте. Хәзер бар дөнья коты алынып, Дональд Трамп җавабын көтә. Украина «Боинг»ы һәлакәткә юлыкты. Инде килеп Англия патшабикәсенең оныгы тәхеттән баш тартып, гади кеше тормышы белән яшәргә теләк белдерде. Ә патшабикә гаиләсе бу яңалыкны телевизордан ишеткән.
Англия принцы Гарри белән аның мулат хатыны Меган Маркл патша гаиләсе әгъзасы вәкаләтләрен салулары хакында хәбәр итте. Әлеге яңалыкны социаль челтәрләрендәге битләрендә урнаштырганнар. Яшьләр финанс яктан мөстәкыйль булып яшәргә теләк белдергән. Тәгаенләп әйткәндә, тормыш итәр өчен акчаны үзләре эшләп тапмакчылар. Герцог һәм герцогиня Сассескилар бу адымга барыр өчен берничә ай буе уйлашканнар. Хәзер ике илдә – Англиядә һәм АКШта яшәргә җыеналар. 38 яшьлек Меган Лос-Анджелеста туып-үскән. Гаилә күп вакытларын АКШта үткәрмәкчеләр. Чит ил таблоидлары язуынча, Сассески герцогларның белдерүе барлык Виндзорлар өчен дә сюрприз булган. Дөрес, патша гаиләсенең фотографы: «Бу хәл көтелә иде инде», – дип шәрехләгән Американың бер басмасында. Mirror британия газетасының беренче битендә: «Алар хәтта королевага да әйтмәгәннәр», – дип язып чыкты. Гарри патша әбисенә генә түгел, әтисенә дә, абыйсына да алдан әйтмәгән. Алар яңалыкны телевизордан ишеткән. Патша ярдәмчеләре яшьләрнең бу адымын кискен рәвештә тәнкыйть итә. «Туй, теләгән йорт, офис, акча, персонал, теләгән турларын, гаиләнең кайгыртуын алдылар. Тагын аларга нәрсә кирәк?» – дип аптырыйлар алар The Daily Mail басмасына. Яңалык патша әбине бик борчыган. Ул оныгының әлеге кыланышыннан бер дә канәгать түгел икән. Моны гаиләгә карата хыянәт дип атаган. Меганның 74 яшьлек атасы да кызына ачуын белдергән. Шунысы бар: федераль басмалар язуларына караганда, ул кияве белән бервакытта да очрашмаган, бары телефоннан гына сөйләшкән. Бабай хәзер, бәлки, оныгы Арчиның фотосын булса да күрермен дип өметләнеп яши башлаган.
Күпләр, Меган үзенең элекке тормышын сагынган, шуңа күрә гаиләдән китәргә ирен котырткан, дип саный. Ул – элекке кино йолдызы, ләкин принц Гаррига кияүгә чыккач, бу һөнәреннән баш тартырга мәҗбүр булды. Хәзер аны киредән яраткан эшенә кайтыр дип көтәләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.