Президент Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Иң элек, быел татар мәдәнияте дөньясында иң абруйлы бүләк - Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 53 нче тапкыр бирелүе турында игълан ителде, 1958 нче елда гамәлгә куелган Тукай премиясе тарихы турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бездә бүген өч зур бәйрәм – Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз», - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р. Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. «Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам», - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде, аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде.
Дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелде:
Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевка (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шамаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;
Газинур Васикъ улы Моратовка (Газинур Морат) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен;
«Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Илья Николаевич Артамонов (проектлаучы рәссам), Александр Петрович Леухин (проектлаучы рәссам), Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин (монументчы рәссам), Рәшит Садри улы Шиһабетдинов (монументчы рәссам), Игорь Васильевич Щетинин (монументчы рәссам), Айрат Габит улы Ситдыйков (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Рамил Равил улы Хәйретдинов (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Дмитрий Геннадьевич Бугров (археолог, тарих фәннәре кандидаты).
Премия лауреатлары Рөстәм Миңнеханов белән әлеге тантанада истәлеккә күмәк фотога төште.
Алга таба Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский котлавы укылды. Бәйрәм уңаеннан, Татарстанга Казакъстан, Башкортстан, Пермь, Ульяновск, Кырым һәм башка төбәкләрдән тәбрикнамәләр килеп ирешкән иде.
Тантаналы бәйрәмне Камал театры артистлары Илшат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Эмиль Талипов алып барды. Шулай ук, гадәттәгечә, ялкынлы чыгышлары белән сәхнәгә Илдус Әхмәтҗанов та берничә мәртәбә чыкты.
Тантана барышында Тукайның «Пар ат, «Бәйрәм бүген!» шигырьләренә җырлар яңгырады. Татар халкының моңлы сандугачы Филүс Каһиров «Тәфтиләү» җырын башкарды. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәреннән өзек укылды һәм аның эчтәлеге буенча күренешләр сәхнәләштерелде. Сәхнәгә, шулай ук, Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» поэмалары геройлары да чыкты.
Тукайның балаларны гыйлемле итеп күрергә теләве ассызыкланды. Моңа дәлил итеп, «Бәхетле бала» шигыре укылды.
Бәйрәм чарасында 7 кешелек «Сәйяр» беренче татар профессиональ театр труппасына да исемне Тукай бирүе билгеләп үтелде. «Зәңгәр шәл» спектакленнән, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр күрсәтелде.
ТРның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның «Күңел» шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/04/26/120337/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.