Логотип
Яңалыклар

Президент академиясенең җәйге кампусы ачыла

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV Халыкара белем бирү форумы ачыла. Тантаналы ачылыштан соң, «Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше дигән темага дискуссия узачак. Анда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, «Россия Саклык банкы» идарәсе рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша.

Дискуссиядән соң «Казан» тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында кампус әләме күтәреләчәк, катнашучылар рәсми затлар белән истәлеккә фотога төшәчәк. Җәйге кампус 12 көн дәвам итәчәк. Бу Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты, ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел кампуста катнашучы студентлар өчен мавыктыргыч белем бирү программасы һәм төрле мәдәни чаралар әзерләнгән. Форумга Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 220 студент килеп, алар төрле лекцияләр тыңлаячак, мастер-класслар, тренингларда катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар