Логотип
Яңалыклар

Праймериз нәтиҗәләре билгеле

26 майда республика халкы 2019 елның 8 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе Татарстаннан тәкъдим итәчәк кандидатларны сайлады. Алдан тавыш бирүләрдә 400 мең татарстанлы катнашкан. Шушы тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Праймериз кандидатларының рейтингы төзелде.

 

Сайлау нәтиҗәләреннән чыгып, менә нәрсә дияргә мөмкин.

  1. Халык көнүзәк социаль мәсьәләләрнең чишелеше өчен тавыш бирде. Дебатларда мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларны күтәргән кандидатлар иң күп тавышны җыйган. Партия сайлауларга көнүзәк социаль программа белән бара.

  2. Партия сайлауларда яңарып катнаша. Татарстанлылар сәяси тәҗрибәсе булмаган, әмма биографияләре белән абруй казанган, кешеләрне нәрсә борчыганын яхшы белгән яңа затларга өстенлек биргән.

    «Камаз-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга Кама аръягы халкы актив тавыш биргән. Дебатларда ул хезмәт кешесенең хокукларын яклап чыгышлар ясаган иде.

    «Бала-сити» полилингваль мәктәп һәм бакчалар челтәрен оештыручы Альбина Насыйрова да иң күп тавыш җыючы кандидатлардан. Ул укытучыларның, тәрбиячеләрнең, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хокукларын яклау буенча чыгышлар ясады.

    Марат Готыф улы Әхмәтов өчен тавыш бирүдә авыл халкы аеруча актив катнашкан. Авыл эшчәннәре алдында торган мәсьәләрне Марат әфәнде үзе дә яхшырак белә. Дебатларда, очрашуларда ул шуларны күтәреп чыкты да инде.

  3. Халык актив диалог өчен тавыш бирде һәм проблемаларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Дебатларда һәм очрашуларда иң күп катнашучы кандидатларның җиңүе шушы хакта сөйли.

  4. Министрлар һәм район башлыклары өчен праймериз сайлаучыларның ышанычын казануга үзенә күрә бер имтихан булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре халыкның алар башкарган эшләргә югары бәя бирүен күрсәтте.

    Кызыксынган кеше кандидатлар исемлеге белән «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайтында таныша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар