Логотип
Яңалыклар

Пенза ханымнары яңа ризык пешерергә өйрәнде

Пенза «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үзбәк самсасы пешерү буенча мастер-класс уздырды.
Пенза өлкәсенең «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы тагын бер чара уздырды. Үзбәк кухнясын өйрәнү буенча иде ул. Аны Каменка районындагы «Ак тау» (Белая гора) исемле ял базасы кафесының кухнясында уздырдылар. Мастер-классны үзбәк кухнясының остасы Хойрол Муллаҗанов алып барды. Чарада катнашу өчен Кикин, Кочалейка, Кобылкин авылларыннан һәм Пенза шәһәреннән хатын-кызлар җыелды.

Хойрол үзбәк самсасын пешерү серләрен кызларга бик җентекләп өйрәтте. Мастер-класс ахырында һәр катнашучы самса өчен камыр җәймәсен уклау белән үзе җәеп тә карады. Камыр юка килеп чыксын өчен иң кимендә бер атна өйрәнергә кирәк, диде Хайрол.

Ул пешергән самсаның ничек килеп чыкканлыгын исә табын артында хуш исле чәйләр белән бәяләделәр. Барысына да бик ошады. Хатын-кызлар өйләренә кайткач үзбәк халкының тәмле самсасын пешереп туганнарын сыйларга булдылар.
Мастер-класс вакытында «Ак калфак» рәисе Эльмира ханым Васильева «Ак тау»ның хуҗабикәсенә – Сафура Үмәр кызы Абдрашитовага Оренбург мамык шәле бүләк итте.
Мастер-класста алган тәҗрибә барысы өчен дә бик файдалы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар