Татарстан яшәүче күп балалы әниләрнең, яңадан исәпләтү хисабына, 2026 елда пенсияләрен арттыру мөмкинлеге бар.
Моның өчен нишләргә кирәк соң?
Иминият пенсиясе формалашканда баланы яшь ярымга кадәр карау буенча декрет ялында булу чоры да исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына керә, һәм аның өчен пенсия баллары санала. Иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы булу таләп ителә.
Ләкин узган елга кадәр чикләүләр бар иде: пенсияне исәпләгәндә дүрттән артык декрет ялы исәпкә алынмады. Башкача итеп әйткәндә, бала карау ялында булган чор өчен хатын-кыз иң күбе 6 ел иминият стажы ала алды. Әгәр дә ул декретка биш һәм аннан да күбрәк тапкыр чыкса, аның бу яллары инде исәпкә алынмады – алар өчен иминият стажы да, пенсия баллары да бирелмәде.
Быелгы елдан башлап әлеге чикләү бетерелә: ничә бала тапсаң да, бала яшь ярымга кадәр җиткәнче аның белән декрет ялында утырган барлык чор да гомуми стажга кертелә.
Шушы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы әниләр, пенсия түләүләрен арттыру өчен, яңадан исәпләүне сорап гариза бирә ала. Моның өчен Социаль фонд бүлекчәсенә «Госуслуги» порталы аша яки үзең шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк