Павел Астахов «бәби-бокс»ларны хупламый.

Казанга эш сәфәре белән килгән Павел Астахов журналистлар белән узган матбугат очрашуында «бәби-бокс»ларга карата шәхси фикере белән уртаклашты.
Искәртеп узыйк: Федерация Советы әгъзалары Дәүләт Думасына Россиядә «бәби-бокс»ларны урнаштыру параметрларын закон тарафыннан рәсмиләштерүне күздә тоткан закон проектын керткән иде. Әлеге инициатива җәмгытьтә шактый ярсу бәхәсләр кузгатты.
Астахов фикеренчә, «бәби-бокс»ларны урнаштыру – нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим. «Мин үз фикеремне 2010 нчы елда ук җиткергән идем инде, аны Президент та хуплады. Шул вакыттан бирле үзгәрешләр юк. Баладан аноним төстә баш тартуны рөхсәт итүче бер генә закон да юк, юкса, баланың үз әти-әнисен, милләтен, туу урынын һәм вакытын белүгә, ата-анасыннан мирас варисы булуга хокукы бозылыр иде, – дип белдерде Павел Астахов. Аның сүзләренә караганда, ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, балалар барыбер алардан калган мирас варисы булырга тулы хокукка ия. – Бу мәсьәләдә кирәгеннән артык хисләргә бирелү күзәтелә, шуңа күрә «бәби-бокс»лар мәсьәләсенә реаль күзлектән чыгып бәя бирелми», – дип саный ул. Павел Астахов Бөекбританиядә балаларны ташлап калдырган өчен һәм Бельгиядә «бэби-бокс»ларны пропагандалау өчен җинаять җаваплылыгы кертелүен билгеләп үтте. «Татарстанда «бәби-бокс» ник кирәк? Без социаль ярдәм чаралары белән күбрәк баланың гаиләдә калуына ирештек. Менә нәтиҗәлелек кайда ул! «Бәби-бокс» куя калсагыз, баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит!» – дип кисәтте Павел Астахов.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.