«Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә

«Парковка» спектаклен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды.

 

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» театр фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.

«Студентлар спектакле арасыннан «Парковка» сайланды. Ә финалга чыккан балалар спектакльләре бишәү. Аларның кайсы тәкъдим ителәчәк – шушы көннәрдә билгеле була», - диде Семен Федоров.

«Парковка» спектаклен Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды. Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Олег Кинҗәгулов үзе дә Фәрит Бикчәнтәев укучысы.

«Спектакльне театр фестиваленә тәкъдим итүдә минем катнашым юк. Без бары тик Камал театрының Кече сәхнәсе өчен спектакль чыгардык. Спектакльнең яңалыгы – аны яшь драматург әсәре буенча яшь артистлар белән яшь режиссерның чыгаруындадыр. Спектакль белән ниндидер яңа сүз әйттек димәс идем. Иң мөһиме – без, бәлки, онытыла башлаган иске хакыйкатьне, Коръән сүзләрен кайтарганбыздыр», - диде режиссер Олег Кинҗәгулов.

«Парковка» спектакленең премьерасы Казанда уздырылган «Nauruz sсhool» халыкара милли театр студияләре фестивале кысаларында булды. Әлеге спектакль белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр белгечлеге тәкъдим ителде. Спектакльнең фестиваль тормышының дәвамы буларак, спектакльне чыгарган режиссер һәм яшь артистлар Венгрия театр форумына чакырылган. «Бу форум безгә зур дәрес бирде. Студентлар Чеховның «Чайка» спектаклен куюда катнаштылар», - диде Кинҗәгулов.

  • Спектакль яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган иде. «Парковка» - «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрләрнең берсе. Камал театры үзенең Кече сәхнәсе өчен өч әсәрне сайлап алды. 
  • «Театраль Идел буе» театр фестивале - Идел буе федераль округының яңа проекты. Фестиваль ике категориядә уздырыла – студентлар театрлары һәм мәктәп театрлары. Фестивальнең финал этабы ноябрьдә булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190586/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5113
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4868
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2608
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6281
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек