Логотип
Яңалыклар

Нурислам Хәбипов «Подписка бүләк» ит акциясендә катнашты

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов «Подписка бүләк» ит акциясендә катнашты. Ул шагыйрь Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга «Сөембикәس журналына ярты еллык подписка бүләк итте. 

- Фәнис Яруллин минем якташым, аның иҗатына да, Нурсөя ханымга да хөрмәтем зур. Февраль аенда Фәнис абыйга 80 яшь туласы иде. Журналга яздыру әлеге уңайдан матур бүләк булыр, - диде ул. 

2018 елның беренче ярты еллыгында Нурислам Хәбипов исеменнән «Сөембикә» журналы оешманың дүрт ветеранына да килеп торачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар