“Нәүрүз” форумына Венгриянең Милли театры да киләчәк

Казанның театраль тормышын “Нәүрүз” проектыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. әлеге форумны театр сәнгате әһелләре, булачак актерлар, режиссерлар һәм, гомумән, тамашачы көтеп ала.
 
IV Халыкара театраль-белем бирү форумы быел Казанда 13-17 июнь көннәрендә оештырылачак. “Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект булып санала. Бюджеты 8 миллион сум тирәсе булган театраль чараны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары, дәүләт грандлары ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гамәлгә ашыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы халыкара театраль чара да шактый эчтәлекле һәм кызыклы булырга охшап тора.

“Бүгенге көндә форумга 30 театрдан гариза алынган. Татарстан театрларыннан кала форумда Казахстан, шулай ук Алтай, Башкортостан, Калмыкия, Хакасия, Чувашия республикалары театрлары катнашачак. Гаризалар кабул итү 2016 елның 1 маена кадәр дәвам итә”, - диде Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов.

Шунысы да игътибарга лаек, Казанга Венгриянең (Будапешт) Милли театры да килергә теләк белдергән. Венгр артистлары Татарстан тамашачысына “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк. Г.Камал театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: “Әлеге милли театрның безгә килүе зур мәртәбә. Режиссер Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” спектакле - гадәти сәхнә әсәре генә түгел. Безнең театрда ул ике көн рәттән күрсәтеләчәк. Тамаша кылу бәхетенә бик сирәкләр ирешәчәк, чөнки беренче көнне (13 июнь) әсәрне форумда катнашучылар караса, 14 июньдә генә гади тамашачы өчен чыгыш оештырылачак. Монда тамашачы да сәхнәдә булачак. Венгрлар, гомумән, үзенчәлекле халык. Аларның бер өлеше үзләрен фин-угырлар дип санаса, бер өлеше төркиләр дип атый. Заманында без дә Венгриядә “Җәйнең бер көнендә” спектале белән барган идек”, - дип сөйләдә.
Быелгы форумда театраль педагогикага да аерым игътибар биреләчәк. Мәскәүдән профессор, педагог (ГИТИС), режиссер Сергей Женовач килә. Аның шәкертләре татар сәхнәсендә “Собачье сердце”ны күрсәтәчәк. Шунысы куанычлы бу спектакльнең режиисеры, Сергей Женовачның шәкерте, якташыбыз Айдар Җәббаров.

Форум барышында Германия, Италия, Грузиядән, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар уздырачак. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1.Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы;

2.Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;

3.Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;

4.Курчак театры сәнгате һәм балалар театры;

5.Театраль тәнкыйть;

6.Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.

Бу чаралар Г.Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, КФУ аудиторияләрендә, “Шәрык” клубында һ.б. урыннарда узачак.


Театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов:

IV форум программасында шактый кызыклы чаралар, мастер-класслар оештырылачак. Атап әйткәндә, 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләрен дә күреп булачак. “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовачның катнашуы гына да күп нәрсә хакында сөйли. Төрки халыкларның традицион музыкаль формалар буенча безгә кабат Степанида Борисова (Якутия) килә, шулай ук Хакасиядән дә җырлаучы булырга тиеш. Ә Татарстаннан Рөстәм Маликов ярдәмендә музыкаль мәдәниятебезнең тирән тамырларын күрсәтергә телибез. Болар барысы да мастер-класс юнәлешендә үткәреләчәк. Балалар театрларына да игътибарны арттырырга ниятлибез.

Белешмә:

“Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы беренче тапкыр 2010 елның июнендә театр фестивале йогынтысында үткәрелде. Анда 250дән артык театраль һөнәр вәкилләре, Россия Федерациясе һәм СНГ илләреннән 22дән артык делегация катнашты. Беренче форум әлеге форматтагы, тематикадагы белем бирү программаларының актуаль һәм кирәк икәнлеген исбатлады.
 
сылтама: http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6117
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3817
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3750
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2697
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату