Норвегия сәхнәсендә - татар язмышы * (+ фотолар)

Карлы Казаннан тагын да карлырак, төньяк балкышлы, боланлы, китлы, тролльле Норвегиянең Тромсе шәһәренә юл тоттым. Ибсен Интернейшнл воркшобының беренче нәтиҗәсе биредә узды.

Исегезгә төшерим, өч мәртәбә Кытайда узган мастер-класска барырга туры килде үземә. Воркшопта сигез язучы катнашты – Кытайдан, Норвегиядән, АКШтан, Италиядәң, Көньяк Африкадан һәм Татарстаннан. (* моның хакта тулырак - http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/puteshestviya/?id=3083)

Тромсе шәһәренә өстән караш
Әлеге воркшоп кысаларында язылган текстлардан өзекләр Тромсе шәһәрендәге Арктик театр сәхнәсендә аерым бер спектакль рәвешенә китерелеп күрсәтелде. Г. Камал театры Ибсен Интернейшнл воркшобының партнеры булып тора. Баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең тамашага чакырылуы минем өчен зур дәрәҗә булды.

Фәрит Бикчәнтәев һәм Люция Хәмитова белән
Ибсен Интернейшнл воркшобы кысаларында кытайлар һәм норвеглар тарафыннан илһамландырып язылган пьесам, алга таба Кытайда гына түгел, туган җиремдә Г. Камал театрының кече сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк дип көтелә.
Шуның белән беррәттән, шул ук көннәрдә Тромседа Халыкара кинофестиваль дә узды. Бу да – бик зур вакыйга булды. Конкурс программасы узган кинозаллар шыгрым тулы иде, кибет витриналарында шушы фестивальне рекламалаган афишалар эленеп тора. Һәм безгә - төрле илләрдән килгән язучыларга әлеге кинофестиваль кысаларына шәхсән үзебезгә якын булган, пьесаларыбызны яхшырак аңларга ярдәм иткән фильмнар тәкъдим итүнең искиткеч мөмкинлеге бирелде. Шушы зур фестивальдә мин Денис Красильников һәм Фәридә Корбангалиева төшергән «Война непрощенных» фильмын тәкъдим иттем. Залдагы тамашачы Идел-Урал легионерлары, татар халкы турында беренче ишетүләре булгандыр.
Карарга:
P.S. Шушы зур залда миңа бер ханымның: «Сез Казаннанмы? Мин дә Казаннан. Хәзер шушында – Тромседа яшим», - дип әйтүе бер дә гаҗәпләндермәде. Поляр Түгәрәк янында урнашкан 59 мең кешелек Тромседа нишләп әле бер татар булмасын инде?)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.