Логотип
Яңалыклар

Нияз Галиуллин Югары Осланнарга бүләк ясады

«Татарстанның СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш үзәге» баш табибы Галиуллин Нияз Ильяс улы «Татмедиа» җәмгыяте оештырган «Подписка бүләк ит» игелек оешмасына кушылып, Югары Ослан районының картлар һәм инвалидлар интернат йортына бүләк итеп, бер кочак газета-журналлар яздырды. Алар арасында «Сөембикә», «Чаян» журналлары һәм «Шәһри Казан» газетасы да бар. Ә менә шушы ук райондагы «Островок надежды» – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасына йөрүчеләр киләсе елдан татар телендә балалар өчен нәшир ителгән журналлар белән танышып бара алачак. Алары да Нияз әфәнденең бүләге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар