Логотип
Яңалыклар

Намаз вакытлары үзгәрә

Май аеннан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытлары үзгәрә, дип хәбәр итә Республиканың Диния нәзарәте.

Безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Бу ел саен май башыннан алып август ахырына кадәр була. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлану, сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. 


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. 


«Без  атаклы галим, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46 нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан», –  дип аңлата Диния нәзарәте.


Казанда 5 нче майда иртәнге намаз 23:54 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 5 майда Казанда ястү намазы – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә, 7 майда – 21:04 сәгатьтә. Казанда 6 майда иртәнге намаз – 01:49 да, 7 майда – 01:47 дә. 

Намаз вакытларын Татарстанның һәр районында аерым күзәтеп барыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар