Быел Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел, беренче легендар КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу билгеләп үтелә. Шушы вакыйгалар фонында шәһәрдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары да уза. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев онлайн форматта шәһәрдәге сайлаулар барышы белән таныштырды.
Наил Мәһдиев искәрткәнчә, Яр Чаллы сайлау округында барлыгы 519 мең сайлаучы исәпләнә. Шәһәрнең үзендә сайлау хокукына ия 391 мең кеше бар. Бу округтагы барлык сайлаучыларның якынча 75 процентын тәшкил итә. Сайлауларны үткәрү өчен 173 сайлау участогы эшли. Участок сайлау комиссияләрендә 1 655 кеше хезмәт итә. Сайлау процессын оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы 2 500дән артык кеше катнаша. Алар җәмәгать тәртибен саклау, транспорт хезмәте күрсәтү, сайлау комиссияләре әгъзаларын тукландыру һәм башка эшләрне тәэмин итә.
Мэр сүзләренчә, шәһәрдәге сайлау активлыгының тамырлары Чаллының тарихы белән дә бәйле. Совет чорында КАМАЗ заводы һәм ярты миллионлы шәһәр төзелеше Бөтенсоюз комсомол-яшьләр төзелеше дип игълан ителә. Ул елларда илнең төрле төбәкләреннән максатчан, актив, авырлыкларны җиңәргә әзер яшьләр килә. Алар шәһәр һәм автомобиль заводы төзелешендә катнашып кына калмыйча, Чаллыда үзенчәлекле активлык рухы да формалаштыра.
«Яр Чаллы – рухлы кешеләр шәһәре. Бу тормышның төрле өлкәләрендә күренә. Сайлау кампанияләрендә дә шәһәр халкы беренче төзүчеләргә хас булган активлык белән катнаша», — дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
19 сентябрьдә Яр Чаллыда 221 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән. Бу – сайлаучыларның 56,46 проценты. Мэр фикеренчә, 548 меңнән артык кеше яшәгән эре шәһәр өчен бу – сайлаучыларның шактый актив катнашуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк