Логотип
Яңалыклар

Наилә Фатехова «Без бергә» дигән концерт турнесы оештыра

30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр җырчы һәм композитор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова «Мәдинә» ансамбле белән берлектә республикабыз шәһәрләрендә «Без бергә» дигән концерт турнесы оештыра. Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Азнакай тамашачылары җырчының юбилей концертларын карый ала. Наилә Фатехова татар халкының мәдәни тормышына зур өлеш керткән артист, татар эстада сәнгатендә ул Мәскәүнең «визит карточкасы». Тамашачылар аның Бари Алибасов һәм «На-На» төркеме, Марат Бәшәров, Надежда Бабкина һәм «Русская песня» ансамбле белән берлектә Мәскәүнең Кремль Сараенда һәм Крокус Сити Холлда чыгыш ясауларын яхшы хәтерли. Ә бу юбилей концертларын Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Мәдинә» ансамбле бизәячәк. Яраткан җырчыбыз 5 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Казан тамашачыларын җыр-моңга күмәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар