Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабы –әдәбият сөючеләр өчен яңа басма гына түгел, ә кеше язмышлары аша тормыш турында уйланырга, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша үткәрергә чакыручы җыентык.
Казанда «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабы – «Күкчәчәк»не тәкъдим итү чарасы узды.
Әдәбият сөючеләр белән очрашу язучының иҗаты, яңа китабы һәм аның геройлары турында сөйләшү мөмкинлеге бирде. Презентациядә шагыйрә, композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами да катнашты. Ул чарага музыкаль бүләк әзерләгән иде.
«Күкчәчәк» – Татарстан китап нәшриятында 2026 елда дөнья күргән яңа басма. Китапка Нәбирә Гыйматдинованың соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары тупланган. Автор укучыны төрле язмышлар, катлаулы тормыш хәлләре, мәхәббәт, тугрылык, үкенеч һәм күңел кичерешләре белән очраштыра.
Җыентыктагы геройлар арасында илләреннән сөрелгән татар хатыны графиня Шарлотта, «Китәм, димә...» повестендагы балерина Камилла Байчура, шул ук исемдәге әсәрдә мәхәббәтен хаклап яшәгән Күкчәчәк, «Камчы» повестендагы гөнаһлары өчен үкенеп яшәргә мәҗбүр булган Хәмит бар. Аларның һәркайсының үз язмышы, үз сере һәм укучыны уйланырга мәҗбүр итә торган тормыш тарихы.
Китапның эчтәлеге тирән фикерле, кайнар хисле әдәбиятны үз итүчеләргә адресланган. Язучының әсәрләренә хас булганча, биредә дә кеше язмышы, күңел каршылыклары, тормыш сынаулары һәм әхлакый сайлау мәсьәләләре үзәккә куела.
Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабы –әдәбият сөючеләр өчен яңа басма гына түгел, ә кеше язмышлары аша тормыш турында уйланырга, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша үткәрергә чакыручы җыентык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк