Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә лидер хатын-кызлар форумы

2023 елның 10–11 октябрендә Мәскәүдә «Өченче меңьеллык хатын-кызы» дип аталган II Халыкара форум узачак.

2023 елның 10–11 октябрендә Мәскәүдә «Өченче меңьеллык хатын-кызы» дип аталган II Халыкара форум узачак. Әлеге форум – Россиянең төрле төбәкләрендә, безгә дус булган чит илләрдә яшәүче һәм эшләүче лидер хатын-кызларны таныштыру, берләштерү, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Чара барышында «Хатын-кыз кулы белән» дип аталган күргәзмәне карарга да мөмкин булачак. Шулай ук «Әни һәм балалар милли костюмнардан» IV Халыкара фотоконкурсы һәм «Өченче меңьеллык хатын-кызы» Халыкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узачак. 

Форумда кече, урта һәм зур бизнес ияләре, Россиянең һәм чит илләрнең зур компанияләре топ-менеджерлары, мәдәният әһелләре, PR белгечләр, блогерлар, журналистлар, креатив индустрия вәкилләре, цифрлы икътисад белгечләре, региональ һәм федераль хакимият вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, халыкара хатын-кыз җәмгыятьләре вәкилләре катнаша ала. 

«Әни һәм балалар милли костюмнардан» IV Халыкара фотоконкурсында катнашу өчен гаризаларны https://www.ethno-photo.com сайтында калдыра аласыз. 

«Хатын-кыз кулы белән» дип аталган күргәзмәгә теркәлү http://handswomen@gmail.com электрон адресы аша. Теркәлү 2023 елның 15 сентябренә кадәр башкарыла.

«Өченче меңьеллык хатын-кызы» конкурсының нигезләмәсе белән http:// www.woman3000.org сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар