Логотип
Яңалыклар

«Мөселманнар Бөек Ватан сугышында» китабы дөнья күрде.

«Мөселманнар Бөек Ватан сугышында. Мусульмане в Великой Отечественной войне» китабы дөнья күрде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән бу китап II Бөтендөнья сугышында фашистик Германияне җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Журналист Нурия Әлмиева төзегән әлеге җыентыкта мөселманнарның сугыш чорындагы язмышына багышланган хезмәтләр урын алган. Аларның авторлары — галимнәр, тарихчылар, дин эшлеклеләре һәм журналистлар. Китап яшь буынны тәрбияләгәндә дә, сугыш чорына бәя биргәндә дә файдалы чыганак булыр дип күзаллана.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/05/109076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар