Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле мошенниклар корбанына еш эләккән кешеләрнең социаль портретын ачыклаган. һәм алар пенсионерлар түгел.
Россия Эчке эшләр министрлыгы тикшерү комитеты вәкиле «Финансларда киберкуркынычсызлык» форумында мошенникларның яраткан «объекты» турында сөйләде. Мәгълүматларга караганда, мошенникларга ешрак түбәндәге сыйфатларга ия кешеләр эләгә:
Җенесе һәм яше: 30 яшьтән 49 яшькәчә хатын-кызлар.
Белеме: югары белемле.
Социаль статусы: рәсми рәвештә эшкә урнашкан, актив яшәү рәвеше алып баручылар.
Ни өчен нәкъ менә алар?
Белгечләр билгеләп үткәнчә, аферистлар кеше психологиясенең ике төп йомшак ягын куллана:
Курку: хокук саклау органнарының эш принципларын белмәүдән кеше югалып кала.
Комсызлык (тиз баю теләге): кыска вакыт эчендә зур керем вәгъдә иткән инвестицияләргә кызыгу.
Стереотиплар һәм чынбарлык
Җәмгыятьтә мошенниклардан күбрәк өлкәннәр зыян күрә дигән фикер яшәсә дә, Эчке эшләр министрлыгы моны ялгыш стереотип дип атады. Чынлыкта исә, социаль челтәрләрдә үзләре турында артык күп шәхси мәгълүмат калдыручы актив кулланучылар куркыныч астына ешрак эләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк