Монреаль Сабан туе: милли йолалар, пикник, концерт һәм гер күтәрү ярышы

16 июльдә, Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабан туе үткән. Бу хакта Монреаль Татар Ассоциациясе вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте.

Монреаль Сабан туе быел яңа урында – шәһәрнең Ангриньон паркында үткән. “Бу урынны сайлавыбызның сәбәбе – анда барлык уңайлыкларның да булуы: музыка да яңгыратырга ярый, түләүсез парковкасы да бар, өстәлләр дә куелган”, - диде әңгәмәдәшебез.

Сабан туен шаян “әби” белән “бабай” – махсус киенгән һәм бизәнгән артистлар алып барган. Бәйрәмне ачу хокукы Монреаль Татар Ассоциациясе Президенты Зилә Миргалиевага бирелгән. “Ураза айларын озатып, күп кенә татар җәмгыятьләре Сабан туйларын уздыра башлады. Бүген безнең Монреаль татарларның да чираты җитте. Татар халкының иң танылган, милли бәйрәмебезне ачарга рөхсәт итегез. Көрәшик тә, узышыйк та – Сабантуй бүген бездә!” – дип, ул бәйрәмне ачып җибәргән.

“Бәйрәмгә җыелган халык бергәләшеп күңел ачты. Монда яшәүче җырчы Вадил Нуриәхмәтов искиткеч матур җырлар башкарды, алар арасында Рөстәм Яхинның “Җырланмаган әле безнең җыр” романсы да бар иде. Шулай ук Ләйлә Арифуллова чыгышын да карау бәхетенә ирештек. Ә Зилә Миргалиева ике кызы белән “Бал җимешем” җырын башкарганда хәтта күңелләребез тулды”, - дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова.

Бәйрәм концертында Монреальдә яшәүче татар балаларының “Дуслык” ансамбле дә чыгыш ясаган, бу – аларның зур сәхнәдә икенче тапкыр гына җырлаулары әле. “Беренче чыгышлары быел июньдә Монреаль шәһәрендә үзган Европа халыклары фестивалендә булды, балаларыбыз “Әссәламугаләйкем” җырын башкарганнар иде”. Ул вакытта “Татар-информ” хәбәрчесенә Алимә Сәләхетдинова “Без бу ансамбльгә зур өметләр баглыйбыз”, - дигән иде.

Моннан тыш, Сабан туе программасында такмак әйтешү, көянтәдә су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү ярышлары да булган. “Ирләр өчен аерым бәйге – гер күтәрү оештырылган иде, алар 3 бүләк өчен ярыштылар”, - диде әңгәмәдәшебез.

“Күңел ачып кына калмадык, тәмле сыйлардан да авыз иттек. Һәрберебез бәйрәм күчтәнәче белән килгән. Барбекю әзерләдек. Лиана Хәмәдиярова пылау пешерде, бу аның традициясе инде, ул Монреальдәге иң беренче сабантуйлардан башлап, еш пылау пешерә”, - дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова.

 

Белешмә өчен: Монреаль Татар Ассоциациясендә якынча 90 гаилә исәпләнә. Ассоциациянең эшчәнлеге белән интернеттагы чыганаклар аша танышып була. Мәсәлән, чыганаклар арасында Монреаль татарлары тарафыннан 1969 елда оештырылган Сабан туе күренешләрен чагылдырган видеоязма бар.

http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3353
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3460
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3134
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5895
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4553
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек