Логотип
Яңалыклар

Моңарчы күрелмәгән вакыйга

Казанда узган БРИКС саммитын бөтен дөнья карады. Бу дөнья күләм вакыйга хакында матбугатта 60 мең, социаль челтәрләрдә 418 мең хәбәр чыкты. Аларны 8 миллардтан артык кеше карады», – дип зур горурлык белән хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары, аппарат җитәкчесе Шамил Гаффаров.


Казан соңгы ярты елда БРИКС белән яшәде, әзерләнде. Югары дәрәҗәдә үткәрү өчен моңарчы күрелмәгән темптагы төзелешләр барды. «Татарстаннан да тизрәк төзегән төбәкләр бар икән, без барып өйрәнергә әзер», –  диде Шамил Гаффаров. 


 БРИКС саммиты көннәрендә мәгълүмати системаларга моңарчы күрелмәгән киберһөҗүмнәр булды. Бу һөҗүмнәргә каршы Татарстан белгечләре эшләде. Безнекеләр дигәннән, ил Президентларын самолеттан Кремль полкы түгел, үзебезнең Казан танк училищесы курсантлары каршы алган. Куркынычсызлыкны 6 көч ведомствосыннан 10 мең хезмәткәр саклаган. 


 «Барысы да югары дәрәҗәдә үтте. Казанда бөтен дөнья булды. 23 ил башлыгы килде. Тормышта шулай да була икән», – дип, горулыгын яшерә алмады  Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе. Казанда әле мәртәбәле чаралар булачак, диделәр спикерлар. Әле ел ахырына кадәр БРИКС илләре  катнашында  Казанда ике зур чара узасы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар