Логотип
Яңалыклар

Мөнәҗәт һәм бәетләрдә иң мөһиме тавыш түгел, ә сүз - Гөлзада Сафиуллина

Татарстанның халык артисты "Илаһи моң" III рухи мирасыбыз ядъкәрләре фестивале катнашучыларына киңәшләрен җиткерде.

Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" III рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале уза. Шул уңайдан, бәйгедә катнашучылар өчен семинар оештырылды. Анда Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең жюри әгъзасы Гөлзада Сафиуллина, проект җитәкчесе, КФУ һәм Россия ислам институтында белем бирүче Резеда Сафиуллина, сәнгать белгече, фольклорчы Геннадий Макаров, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы халык авыз иҗаты үзәгенең баш белгече Лилия Җиһаншина катнашты.




"Безнең төп максатыбыз – сезне бергә туплап, аралашу, фикер алышу. Без, татарлар, үзебезнең кем икәнебезне, тамырларыбызны белеп бетермибез. Ә үзебезнең кем икәнебезне белү, тулаем аңлау өчен тамырларыбызны сиземләү кирәк. Аны милли үзаң диләр. Халкыбыз интелектуаль байлыкка искиткеч бай. Дини, рухи мирасыбыз искиткеч көчле безнең. Бер заман без аны югалта яздык, шул максаттан әлеге конкурс та оештырыла башлады", - диде Р.Сафиуллина. Аның сүзләренчә, 2014 елда оештырылган бәйгегә берничә дистә генә иҗади эш юлланылган булган. Быел исә заявкалар көтелгәннн дә күбрәк һәм 150 дән артып киткән.

"Бу мирасны яңартасы да түгел, ул бар икән. Аны бары бергә җыярга, тупларга гына кирәк", - диде ул. Резеда Сафиуллина хәбәр иткәнчә, бәйгедә Төмән, Пермь, Курган, Киров, Казахстан, Дагыстан кебек төбәкләрдән дә катнашучылар бар.




Гөлзада Сафиуллина билгеләп үткәнчә, 1980 елларда мөнәҗәтләр әйтү тыелган. Хәзер исә моның өчен мөмкинлекләр бар, бары тик балаларны әлеге сәнгатькә кечкенәдән өйрәтү кирәк. "Мөнәҗәттә иң мөһиме - ул сүз. Аны җыр белән бутарга ярамый. Мөнәҗәт белән җырның ритмнары төрле, шуны аера белү шарт. Безнең татар халкына гына хас мөнәҗәтләр бар. Аны башкарганда, күңел аша үткәреп, йөрәк белән чыгыш ясау кирәк. Ә тавышыңнын мөмкинлекләрен, матурлыгын күрсәтүне максат итеп куясы түгел", - диде остаз.

Җырчы фикеренчә, мөнәҗәт башкарганда сәхнә киеме дә чуар түгел, бер төсле, күп очракта аксыл булырга тиеш. "Без еш кына сәхнәгә милли киемнәрдән чыгабыз. Бу чыгышны "авырайта". Узган ел бәйгедә өч апа чыгыш ясады. Алар барысы да ап-ак, турыдан тегелгән күлмәкләрдән чыгыш ясады, башларында - яулык. Бер нинди артык әйберләре юк. Нәкъ фәрештәләр төсле! Алга таба сәхнәдән мөнәҗәтләр әйткәндә ачыграк төсле киемнәр киегез, алар чуар булмасын", - дип, теләкләрен җиткерде.



Аны Геннадий Макаров та хуплады. "Мөнәҗәт әйтергә мәктәпләрдә дә, мәдрәсәләрдә дә өйрәтмиләр. Әмма хәзер балалар өчен бик күп иҗати үзәкләр эшли, теләгән кешегә юл табып була. Мөнәҗәт әйткәндә тавыш турында түгел, ә аның эчтәлеге турында уйларга кирәк. Җыр белән бәетне аера белү шарт. Алайса без кайчагында бәет әйтә башлыйбыз да, аны "Арча көе" белән тәмамлыйбыз. Габдулла Тукайның "Туган тел"е дә җыр буларак язылмаган. Әмма без аны бигудилар куеп, "бөдрәләтеп" җибәрдек", - ди фольклор белгече.

Аның фикеренчә, һәрвакыт яңа әйберләр өйрәнергә кирәк, шул исәптән, мөнәҗәтләрне дә. Әмма элеккеге әйберләрне онытырга ярамый. "Безнең үзебезгә хас мәкамнәребез бар. Кайвакыт шәкертләр гарәп илләрендә укып кайта да, аларның Коръән укыганын өлкәннәр аңламыйча, улым, үзебезчә укы әле дип сорый. Инде үз мәкамнәребезне онытып бетерә яздык. Без үз йөзебезне сакларга тиеш", - ди Геннадий Макаров. Ул фестивальдә катнашучыларның чыгышларына бераз анализ ясап, уңай һәм тискәре якларны күрсәтте.

Лилия Җиһаншина, үз чиратында, катнашучыларга мөнәҗәтләрнең танылган һәм билгеле булганнарын гына түгел, ә сирәк яңгыраганнарын да башкарырга киңәш итте. "Бик күп фестивальләрдә булырга туры килә. Бүгенгесендә яшьләрнең күбрәк булуы бик сөендерде. Димәк, бу юнәлешкә яшьләр дә тартыла башлады. Гел берүк көйләрне башкармагыз, төрлеләрен өйрәнегез. Бүген яңа мөнәҗәтләр дә яңгырады, монысы да бик сөендерде. Районнардагы яшьләргә шуны да әйтер идем, әбиләрегездән, олы яшьтәге апаларыгыздан мөнәҗәтлрне, бәетләрне өйрәнегез. Мөнәҗәт ул - Аллаһ белән элемтәгә керү. Әгәр син аны ихластан башкарсаң, күздән яшьләр ага башлый. Кеше шул хәлаткә керә торган булырга тиеш", - диде.

Фестивальдә катнашучылар, үз чиратында, мөнәҗәтләрне башкару үрнәкләрен интернетка куюны сорады, бу фестивальнең һәм семинарның алар өчен бик мөһим һәм кирәклеген ассызыклады.  

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/14/129691/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар