Болгар җыенына махсус алып килгән күргәзмә Казанга күчә. Шул рәвешле уникаль экспонатларны тагын да күбрәк кеше карый ала.
Болгар җыенына махсус алып килгән күргәзмә Казанга күчә. Шул рәвешле уникаль экспонатларны тагын да күбрәк кеше карый ала.
Күргәзмәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре куелган. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең май касәсе һәм кылычы, пәйгамбәрнең хатыны Гайшә белән кызы Фатыйманың чүлмәкләре, сәхабәләрнең сәфәрләрдә йөртә торган көбәсе, пычагы, кул тегермәне дә бар.
Бу әйберләр дөньяның ислам үзәкләре фондыннан җыелган. Хәзер алар Дагстан мөфтиятендә саклана.
Күргәзмә ачылышы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән уза. Аны Мәдәният министрлыгы оештыра.
«Колшәриф»тә күргәзмә 22 һәм 23 май көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли.
Фото: https://mincult.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк