Логотип
Яңалыклар

Мөхлисә Бубый исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Бүген «Казан» милли мәдәният үзәгендә “Милләт аналары” татар мөселман хатын-кызлары форумы уздырыла. Анда Татарстан районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән 200 делегат катнаша.
Форумның көннең беренче яртысында үткәрелгән пленар утырышында Россиядә татар мөселман хатын-кызлары хәрәкәтен көчәйтү, дини-мәгърифәти, социаль-мәдәни юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган һәм халкыбызның рухи-әхлакый мирасын саклауга зур өлеш керткән мөслимәләргә күренекле мөгаллимә, ислам дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый исемендәге премия беренче мәртәбә тапшырылды.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелган әлеге бүләккә быел «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина, әлеге оешма активисты, Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Габделганиева һәм гомуммәгълүм Рәшидә абыстай Исхакый лаек булды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар