Логотип
Яңалыклар

«Мисс Европа» Халыкара конкурсында татар кызы катнашачак!

«Мисс Европа» Халыкара конкурсында Россия данын Азнакай кызы Роза Гадиева яклаячак.

Бу мәртәбәле бәйге 15 – 25 февральдә Ливанда узачак. Татар кызы мәртәбәле жюри, Европа тамашачысын шаккаттырырга уйлый: сәхнәгә Сөембикә-ханбикә костюмын киеп чыгачак. Костюмның идея авторы – Римма Кашапова. Патшабикә костюмының бәясе миллион сумнан артыкка төшкән. Киемне берничә оста теккән, сыйфатлы тукымалар, мех файдаланылган. Баш киеме кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Римма ханым әйтүенчә, патшабикә образын тудыру алдыннан тарихны тирәнтен өйрәнергә, музейларда булырга, хәтта Азия илләренә дә сәяхәт кылырга туры килгән. 

Розаның яулаган титуллары шактый: «Ел флористы», «Башкала йөзе», «Миссис бизнес леди»... Татар кызы ил күләмендә уздырылган халыкара патриотик матурлык конкурсында катнашып, җиңү яулады. Роза белеме буенча – лингвист. Озак еллар Мәскәүдә нефть оешмасында тәрҗемәче булып эшләгән, соңрак флористика буенча үз эшен ачып җибәргән, бүгенге көндә бу эштә эксперт. 

«Мисс Европа» халыкара конкурсы Европада иң борынгылардан санала. Бу бәйге традицияләргә бай, зур тарихы бар. Мәртәбәле бәйгедә катнашучылар «Мисс Европа» титулын яулап алу мөмкинлеге белән беррәттән, танылган брендлар белән контактлар төзү мөмкинлегенә ия булачаклар. Конкурста катнашырга теләүчеләрнең буйлары 169 дан да ким булмаска тиеш, икән. Кызыклы факт: конкурсантларның кияүдә, балалары булу-булмаулары шарт булып тормый.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур кыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Роза. Успехов тебе и жену телим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец, син жинячяксен!!!!

        Хәзер укыйлар