Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда Россиянең төрле халыкларының мәдәниятен яктыртачак проект эшли башлый. Дүрт тукталыш – театр, әдәбият, фән һәм «халык аптекасы» – бердәм туристик маршрутка берләштереләчәк. Проект «Үз телем» грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проект милли мәдәниятебезнең ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре генә түгел, ә безнең бүгенге көнебез дә булуын күрсәтүне күздә тота. Проектның җитәкчесе һәм кураторы – Женя Сергеев, концепция авторы – Резеда Гарипова, график дизайнер – Гүзәл Сәфәргалиева, верстка – Снежана Дюгаева.
«Бу проект Казан мирасына яңача карарга тәкъдим итә: төрле милләтләрнең бер-берсен баетып, янәшә яшәү сәләтен күрсәтә. Төрле халык шагыйрьләренең шигырь юллары, йолдыз атамалары, телләр һәм музыка – бу шәһәрне барлыкка китергән кешеләрнең бүген дә юкка чыкмаган эзләре. Халыклар бердәмлеге мең ел дәверендә Казанны дөньяга ачык һәм шәһәрлеләр өчен үзенчәлекле итә», – ди проект авторлары.
Авторлар уйлавынча, тукталыш көндәлек тормышта бүгенгенең үткән заман белән очраша торган урыны булырга тиеш. Бу матур идея генә түгел: бизәлгән һәр тукталыш «мәдәни объект»ка әйләнәчәк, димәк, кагыйдә бозучылар спам ябыштырыр алдыннан уйланырга мәҗбүр булачак.
Иске Татар бистәсе тукталышы (Татарстан ур., 14) – «Театр» темасы: тукталыш пәрдәле һәм афишалы чын сәхнәгә әвереләчәк. Монда «театр» сүзенең төрле телләргә тәрҗемәсен, заманчалаштырылган милли киемле геройлар галереясен күрергә мөмкин булачак. Бу тукталышның уникаль өлеше булып Хуҗа Насретдин торачак, дистәләгән халык аны үз мәдәниятенең бер өлеше дип саный.
Париж Коммунасы урамы тукталышы – «Әдәбият» темасы: бу тукталышта автобус көткәндә яки автобуста барганда уку өчен Россия халыкларының китапларына QR-кодлар таба аласыз. Кодларны биредә урнаштыру Россия дәүләт китапханәсенең «Свет» кушымтасы ярдәме белән тормышка ашырылды. Моннан тыш, тукталышта уен да уйап булачак: эчтән бер сорау бирәсез, аннан сан уйлыйсыз һәм шул сан буенча соравыгызга халык шагыйрьләренең җавабын эзлисез.
«Колхоз базары» тукталышы «Фән» темасына багышлана. Белемнәрнең берләштерүен исбатлаучы фәнни-агарту павильон булачак ул. Монда төрле халыкларның «Җидегән йолдызны» ничек атавын белә һәм төрле телләрдә саный алачаксыз.
«Спорт сарае» тукталышы (Мәскәү ур., 1) – «Халык аптекасы» темасы: бу иң җылы һәм иронияле тукталыш. Монда стресс, борчылу, ару һәм башка күп нәрсәләрдән Россиянең төрле халыклары кулланган чаралар белән таныша аласыз.
Әлеге тукталышлар бер маршрутка Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты ярдәме белән тупланды. Аны Казан экскурсоводы Лилия Нәбиуллина төзеде. Бу маршрут буенча барганда, һәр казанлы һәм шәһәрнең һәрбер кунагы шәһәребезне үзенчәлекле итүче «бердәмлек» турында белә алачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк