ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың «Дуслык» орденына лаек булды.
ТР Президентының шул хактагы Указына аңлатмада әйтелгәнчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе республиканың халыкара дәрәҗәсен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу, торгызу һәм популярлаштыруга керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләнгән.
Искәртеп узабыз: «Дуслык» ордены 2015 елда гамәлгә кертелде.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112766/
Комментарий юк